Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән журналист Айрат Ибраһим вафат

Айрат Ибраһим Ульяновск өлкәсендәге татар газеталарын булдыруга зур өлеш керткән шәхес.

Бүген Ульяновск вакыты белән 13.00 сәгатьтә татар журналисты,1988 елда СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән Айрат Ибраһим вафат булган. Бу хакта "Өмет" газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.

"Бөтен гомерен милләткә багышлаган кеше, бик күп китаплар авторы. 1988 елда ул СССРда беренче «Туган тел» дип аталган татар милли оешмасына нигез салды һәм дәүләт оешмаларында теркәтте. Соңгы елларда бердәнбер кызы Ләйлә белән кияве Гадел тәрбиясендә яшәде. Соңгы сулышына кадәр диярлек милләткә хезмәт итте", - диде Исхак Хәлимов.

Айрат Ибраһим иртәгә Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында җирләнә. Исхак Хәлимов әйтүенчә, аның хатыны Әминә шушы авылдан. Ул җиде ел элек вафат булган.

Ул 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Танк училищесын тәмамлаган, Владивостокта яшәгән, аннары хатыны ягына - Ульяновскка күченеп кайткан.

Айрат Ибраһимның җитәкчелегендә "Туган тел", "Өмет" газеталары булдырыла, ул Ульяновск татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендә татар тапшыруларын булдыруга ирешә. 1990-1996 елларда "Өмет" газетасында, соңрак "Азатлык" радиосында эшли.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев