Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үстерүе авыр, саклавы кыенрак

Татарстан 1 миллион 500 мең тонна бәрәңге җитештереп, Россиядә икенче урынга чыкты. Әмма, шайтан башка, җен башка дигәндәй, үстерү бер, аны ел дәвамында сакларга да кирәк бит әле. Сер түгел, бәрәңгене күпләп җитештерүче хуҗалыклар бу яктан һич мактана алмый.

Быел байтак танышл­а­рым­ның кышкы саклауга куй­ган бәрәңгесе череде. Шуңадыр кайберәүләр бакчасында бәрәңге үстерүдән баш тарта. Шәхси хуҗа­лык­ларда гына түгел, бәрәңгене күпләп җитештерүчеләрдә дә аның мәйданы кимегән­нән-кими.

- Хикмәт саклый бел­мәү­дә генә дә түгел, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы фән­­ни-тикшеренү институты бә­рәң­ге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җама­лиева.

- Бәрәңге күпләп җи­теш­терүче "Сервис-Агро", Кук­мара районының Вахитов һәм "Урал", Биектау районы­ның "Бөреле", "Дәү­ләтов" исемендәге крес­тьян-фер­мер һәм башка кай­бер хуҗалыкларында бәрәңгене кыш дәвамында саклау өчен бөтен шартлар тудырылган. Нинди температура кирәк - компьютер көйли. Тик андыйларда да бәрәңгенең шактыен чүп базына чыгарып ташларга туры килгән. Моның сере ахыр чиктә бәрәңгенең сор­­тына барып тоташа бугай.

Үзеңнеке үз булмаса...

Югыйсә бәрәңгенең без­­нең шартларга кулай сортларын эзләп ерак барасы да түгел. Фәния Фәй­­зрахман кызы әйтүенчә, Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре без­нең шартларга яраклаштырылган дистәдән артык сорт тәкъдим итә. Күр­ше­неке - күркә кебек дигән­дәй, күпләп җитештерү­че­ләр төрле сәбәпләр белән башлыча чит илдән кайтартылган сортлар кулланырга тырыша. Уңышы да күб­рәк, сыйфаты да яхшы. Тик һава шартлары әледән-әле алышынып торган җир­­лектә андый сортлар үзен акламаган еллар да булгалый.


Быел уңыш ничек булыр?


Бу мәсьәлә бакчасында бәрәңге үстерүче 320 мең­гә якын шәхси һәм 6 меңнән артык фермер ху­җа­лыкларын гына түгел, күпләп бәрәңге җитеш­терү­челәргә дә тынгылык бирми. Хәтерегездәдер, узган ел җәй башы коры килсә дә, 25 июльдән башлап кара көзгә кадәр яңгыр койды. Нәтиҗәдә бәрәңге­нең бер өлешен җыеп алып өлгерә алмау бер хәл, сак­лауга куелган кадәресен­дә дым мул­­лыгы аның че­рүенә сәбәп булды.
Татарстан галимнәре тарафыннан тәкъдим ителгән сортлар корылыкка чыдам гына түгел, дымга да биреш­ми икән. Авыл хуҗа­лыгы фән­нәре докторы Фә­ния Фәйзрахман кызы белми әйт­мидер: туфракта дым күп булганда, безнең галим­нәр уйлап тапкан сорт­лар­да өстәмә сулау күзә­нәк­ләре барлыкка килә. Кабыгы да чит ил бәрәңгесе кебек ныгудан туктамый. Сак­лауга куелган бәрәңге че­рүгә генә түгел, төрле авыруларга да әллә ни бирешми.

Быелгы һава шартлары әлегә бәрәңге үссен өчен бик кулай. Узган елның кө­зендә туфракта туң катламы зур булмады. Кар сулары тулысынча диярлек җир­гә сеңде. Май аендагы яңгыр­лар да үсемлекләргә яр­дәмгә килде. Тик май аеның икенче яртысында башланган эссе һава туфрактагы дымны көннән-көн күбрәк үзенә йота. Галим­нәр әй­түенчә, тагын атна-ун көн шулай дәвам иткәндә, бә­рәң­гегә генә түгел, башка үсемлекләргә дә кыенга туры килүе бар.
Дөрес, республиканың Арча, Балтач һәм башка кай­бер төбәкләрендә яң­гыр­лар бүген дә явып узгалый. Синоптиклар да ки­ләсе атнада яңгырлар ешаер дигән фаразлар әйтә.

Итекченең итеге кайда?

Татарстан авыл хуҗалы­гы фәнни-тикшеренү институты ел саен безнең шартларга кулай югары җитеш­терүчән Удача, Жуковский, Невский, Кортин, Регги һәм башка сортлар тәкъдим итә.

Фәния Җамалиева әй­түен­чә, һәркайсының үз өс­тенлекләре бар. Кайсы ярмалы, кайсы иртә өл­герү­чән. Күңелең теләгәнен сайлап ал гына. Тик безнең галимнәр тәкъдим итә торган бу сортлар белән күбрәк үзебезнең җитештерүче тү­гел, күрше-тирә төбәкләр кызыксына.

Бу кадәресен бәрәңге игү буенча Татарстанда тирә-якта бердәнбер фәнни үзәк эшләп килүе белән дә аңлатырга буладыр. Әмма шул ук төбәкләр шул ук бәрәңгене безгә китереп сата бит. Безнең җитеште­рүче алардан кайсы ягы белән ким? Узган еллардагы кебек, мондый хәл быел да кабатланмас дип әйтүе кыен. Кем әйтмешли, итек­ченең - итеге, читекченең читеге юк.
Инде хәбәр итүебезчә, озакламый (30 июньнән 2 июльгә кадәр) Лаеш райо­нының Олы Кабан авылы янында урнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик­шеренү институтының тәҗ­рибә кырында "Идел буенда Халыкара кыр кө­не" күргәзмәсе узуы да очрак­лы хәл түгел. Узган елдагы кебек үк быел да иң күп кешене үзенә тартканы "Бә­рәңге мәйданы" күргәзмәсе булыр, шәт. Галимнәре­без­нең Россия төбәкләрен генә түгел, чит ил җитеш­терү­че­ләрен дә үзенә җәлеп иткән сортлар белән би­редә якын­нан танышырга мөм­кин булачак.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X