Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче татар кешесенең исеме мәңгеләштерелде

Россия Хөкүмәте карары белән Ленинград өлкәсе Кингисепск районы территориясендәге исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирелде.

Росреестр хезмәткәрләре Җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган «Россия картасында геройлар исеме» дигән басма чыгарды. Алар арасында су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче татар кешесе, «Щ-423» су асты көймәсе командиры Измаил Зәйдуллин да бар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Instagram аккаунтында хәбәр итте.

1940 елда Зәйдуллин командалык иткән су асты көймәсе су асты йөзүләре тарихында беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы аша Полярныйдан Владивостокка күчеш ясый. Бөек Ватан сугышы елларында 1 ранг капитаны Зәйдуллин Севастополь һәм Керчь ярымутравы оборонасында катнаша. Ул 1944 елның 26 августында Нарва култыгы суларында һәлак була.

Татарстан Республикасының Төньяк башкаладагы даими вәкиллеге су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче тарар кешесенең исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкара. Россия Хөкүмәте Ленинград өлкәсе Кингисепск районы территориясендәге исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирү турында карарны имзалый. Шулай ук даими вәкиллек ярдәме белән легендар подводникның тормышы һәм хезмәт юлы турында ике китап басылып чыга.

2019 елның сентябрендә Усть-Луга бистәсе янында туганнар каберлегендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, татар җәмәгатьчелеге һәм Измаил Зәйдуллинның нәселе дәвамчылары катнашында күренекле су асты көймәсе хезмәткәренә истәлек билгесе ачыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев