Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СУ КОЕНУ ГОМЕРЛӘРНЕ ӨЗМӘСЕН

Татарстанда эссе көннәр урнашып, бер атна уздымы, инде сулыклар 15 кешене үзенә алган. Батып үлүчеләр арасында өч бала да бар. Ә ел башыннан елга-буаларда 22 кешенең гомере өзелгән. Кешеләр күбрәк махсус җиһазланмаган урыннарда су коенганда яки аек булмавы сәбәпле батып үлә.

Балаларга исә ата-аналар күз-колак булып бетә алмый. Яшел Үзән районында  12 июньдә килеп  чыккан  фаҗига тетрәндерерлек:  биш яшьлек малайның  йозакта  калдырылган ачкычны боруы нәтиҗәсендә машина  кабынып китә һәм Иделгә төшеп бата. Шәмәрдәндәге 5 районга  хезмәт  күрсәтүче эзләү-коткару отряды  хезмәткәрләренә дә мондый аянычлы хәлләр  яхшы таныш.  Былтыр июль аенда 1972 елгы Кече  Шыңар һәм 42 яшьтәге Казаклар (Теләче районы) авыллары  кешеләренең үле гәүдәләрен  судан алсалар, быел  Арча районының Кече Тернәле авылы янындагы сулыкта  фаҗига май аенда  ук килеп  чыга: 1958 елгы ир батып үлә.

   Коткаручылар кисәтә:  махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга;   салмыш хәлдә суга кермәскә; балаларның үзләрен генә сулыклар янына якын җибәрмәскә  ки­рәк. Халык «Су керергә яра­мый» дигән бел­де­рүләргә игътибар ит­мәгәнгә, быелдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы плакат астына аңлатма да язачак. Әйтик, “Бу җирдә су коенырга ярамый, чөнки су төбе чүпле”. Авыл җирлекләре башлыклары халык арасында аңлату эшләре дә алып барырга тиеш.

 Сулыкларда үтә сак һәм игътибарлы булыйк, бәла-казаларга юл куймыйк! Газета укучылар 112 номерларын колакларына киртләп куйсын иде. Үз вакытында коткаручыларга  мөрәҗәгать итү кешенең гомерен саклап калырга  мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | paulbr75

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев