Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суган кабыгының файдасы

Моны эшләү юллары бик гади.

КАРА ЧЕРЕКТӘН САКЛЫЙ
Үсемлекләр кара черек авыруына бирешмәсен өчен суган төнәтмәсе ярдәм итә. Суган кабыгына бер литр су салып, бер тәүлек төнәтегез. Сөзеп, һәр 6 көн саен 2-3 тапкыр әлеге суны сибегез. Төнәтмә туфрактагы зарарлы микрофлораны үтерә, аны микроэлементларга баета.
КОРТКЫЧЛАРГА КАРШЫ
Шулай ук гөблә, пәрәвез бете кебек корткычларга каршы да суган кабыгының файдасы зур. Бер чиләк коры суган кабыгына 2-3 л җылы су салып, 3-5 тәүлек төнәтергә кирәк. Тиешле вакыт үткәч, төнәтмәне сөзеп, кер сабыны кушыгыз (1 л суга 2 гр сабын исәбеннән). Сибәр алдыннан төнәтмәгә 1:2 нисбәтендә су өстәргә кирәк. Өч литр суган төнәтмәсе унышар литр агулы химикатны алыштыра.
ГӨБЛӘГӘ "ЭКСПРЕСС-СУГЫШ"
Әгәр гөбләгә каршы кичектергесез чара күрергә кирәк икән, башка төнәтмә ясала. 200 гр суган кабыгына 10 л җылы су коеп, 12-15 сәгать төнәтергә. Сөзеп, су кушмыйча корткычларга сибәргә кирәк.
ПАРНИКТА ЧЕБЕН-ЧЕРКИ БУЛМАСЫН ДИСӘГЕЗ
Парник эченә суган кабыгы кайнатылган су (кабыгы да шунда калырга тиеш) куегыз. Вакыт-вакыт әрем себеркесе белән яшелчәләргә суган душы кертегез.
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев