Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сызраньда дини селфи ясау өчен урын ясаганнар

“Азан” мәчете янында “Мин Рамазан аен яратам” дигән язулы арт-объект урнаштырылган.

Сызраньда “Азан” мәчете янында дини селфи ясау өчен “Мин Рамазан аен яратам” дигән язулы арт-объект урнаштырганнар. Бу турыда КТВ-Луч телекомпаниясе хәбәр итте.

“Сәлам” иҗтимагый яшьләр оешмасы шәһәргә һәм тарихи урыннарга ихтирам-мәхәббәтне аңлатучы символлы арт-объект ясаган булган. Сызрань мөселманнары исә бу объектка “Мин изге Рамазан аен яратам” дип язып куйган.

“Әлеге билге Рамазан аена хөрмәт буларак, “Азан” мәчете янында куелган. Бу татар җәмәгатьчелеген бик куандырды. Кешеләр бирегә килеп истәлеккә фотога төшә, олыларга да, балаларга да ошый”, - дип сөйләгән телекомпания корреспондентына “Сәлам” хәрәкәте лидеры Ильяс Шәкүров.

Фото: http://ktv-ray.ru
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев