Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб Айгөл Фазыйлованың хәлен агач корты белән чагыштыра

Яман шешкә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова яшәгән хоспис директоры аның бүгенге хәле турында сөйләгән.

Күптән түгел аңа операция ясаганнар иде, дип яза «Казанский репортер».

Айгөлнең бүгенге хәлен табиб болай аңлата:
«Агач кәүсәсен эчтән кимерүче корт була бит. Агачның тышы менә дигән, ә әче черек. Айгөлнең дә шулайрак, метастазалары бөтен тәненә таралган. «Агач» теләсә кайсы вакытта аварга мөмкин. Без Айгөлгә төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Ләкин аны улы һәм үзенең ныклыгы гына яшәтә. Айгөл үз хәлен яхшы аңлый. Әлбәттә, без могҗизага ышанабыз, ләкин рак шундый чир, монда могҗизалар булмый…», ди табиб.

Фото: https://vk.com/club159580236
https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X