Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб: Гипертоникларга эсседә дару эчүне туктатырга ярамый

Люция Фәйсханова эсседә гипертоник кризлар куркынычы артуын әйтте.

Гипертония авырулары булган кешеләр эссе вакытта даруларын эчүне үз белдеге белән туктатырга тиеш түгел. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

Ул кан басымы күтәрелүдән интегүчеләргә аны гел үлчәп торырга, табиб кушканнарны үтәргә киңәш итте. «Пациентлар эсселек фонында гипертониясе борчымый дип уйлап ялгыша. Мәсәлән, ул гипертоник булган да, эссе көннәр башлангач, кан басымы нормальләште дип уйлый башлый. Препаратлардан баш тарталар, я дозировкасын киметәләр. Үз белдекләре белән шулай эшлиләр», — диде табиб. 

Аның сүзләренчә, табиб кушкан булса, аспиринны да, антикоагулянтларны да эчәргә кирәк. Суны да җитәрлек күләмдә эчү зарур.

«Эсседә гипертоник кризлар куркынычы арта. Гипертоник криз алга таба өзлегүгә дә китерергә мөмкин, инсульт та булуы ихтимал. Шуңа күрә дозировканы киметү буенча табиб белән киңәшергә кирәк. Кан басымы кабат күтәрелә башласа, препаратларны элеккечә эчү мөһим. Кан басымы яхшырды дип, даруларны эчүне туктатырга кирәкми», — диде Люция Фәйсханова.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев