Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб: Норовирус белән агулану шактый тиз уза

Татарстанлыларның агулануына китергән норовирус зур куркыныч тудырмый.

Кырымда ял иткән балалар зыян күргән норовирус белән агулану шактый тиз уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов сөйләде.

«Бу вирус Татарстанның төрле төбәкләрендә бар һәм бездә республикада теркәлә. Төрле яшьтәге төркем балалары авырый. Авыру кискен гастроэнтерит рәвешендә үтә, ягъни температура күтәрелү фонында күп тапкыр косу күзәтелә, ләкин фараз һәрвакыт уңай», – дип аңлатты белгеч.

«Бер-ике көн эчендә авыруның бөтен билгеләре юкка чыга. Организм агуланганда, сыеклык эчәргә кирәк. Авыррак формада инфузион терапия билгеләнә. Шулай ук төрле сорбентлар кулланыла. Сөтле ризыклар ашаудан тыелып тору да уңай нәтиҗә бирә», - диде табиб.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев