Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар битарафлыгы аркасында бала тапкан хатын үлгән

Табибларның аның зарына исләре китмәгән.

Череповецта яшәүче 32 яшьлек хатын бала тапканнан соң икенче көнне үлгән. Ул үзе дә, әнисе дә табибларга ярдәм сорап ялварган булган. Ә ак халатлылар аны артыгын кылана дип санаган. Өченче көнгә Анастасия аңын югалткач кына табиблар реанимация гамәлләренә алынган, әмма инде ярдәм соң була.
9 май көнне хатын 4 кг 160 г авырлыктагы кызын дөньяга китергән була. Хәле начарлану белән Анастасия баласына күкрәк сөте дә бирә алмый, яткан җиреннән тора алмый башлый, тән температурасы 38 гә күтәрелә, гемоглобины төшә, укшый, коса, эче нык авыртуга зарлана. Шушы хәлендә дә табиблар битарафлык күрсәтә һәм аның гомерен саклап кала алмый.
Хәзерге вакытта бала тудыру йортында тикшерү бара.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев