Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигый сырның бәясе, әгәр Татарстанда җитештерелсә, 400 сум тора алыр иде - А.Хәйруллин

Татарстанда сөт арзан, сыр җитештерүчеләр күп, шунлыктан бәясе дә һәркем сатып алырлык, ди Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты.

Табигый сырны, әгәр ул сөт җитәрлек булган, әйтик, Татарстан кебек төбәкләрдә җитештерелгән очракта, 400 сумга сатып алырга мөмкин. РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты Айрат Хәйруллин Business FM радиосына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

Россиядә җитештерелгән сөтнең 9 проценты Татарстан өлешенә туры килә, шунлыктан аның бәясе дә арзан. Моннан тыш, республикада сыр җитештерүчеләр күп, шуңа күрә бәясе дә «тешләми», диде сәясәтче.

Айрат Хәйруллин Росконтроль тарафыннан үткәрелгән, Россиядә сатыла торган сырларны тикшерү нәтиҗәләренә аңлатма биреп, әнә шул хакта белдерде. Россия һәм Белоруссиядә җитештерелә торган, килограммы 250-350 сум тәшкил иткән 30 исемдәге сыр тикшерелгән. Шуларның 18е ялган булып чыккан. Шул ук вакытта, фальсификатларның барысында да аларның ГОСТ таләпләре нигезендә җитештерелүе күрсәтелгән.

«Россиягә - Европада эшләнгән сыр продуктлары, ә Белоурссия аша коры сөт кертеп тутырдылар. Ә бездә сөтнең бәясе барлык җитештерүчеләрдә дә 30 процентка кимеде: әгәр узган елда югары сортлы сөтнең литры 32 сум торса, хәзер исә авыл хуҗалыгы предприятиеләре аны 22 сумга да сата алмый. Бу, аерым алганда, илгә зур күләмдә ялган продукция кертелү белән бәйле», - дип аңлатма бирде әлеге хәлгә Айрат Хәйруллин.

Фото: prav.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X