Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын күпме көтәсе?

Белгечләр юллары иң әйбәт булган илләр исемлеген төзегән. Барлыгы 137 ил арасында Россия – 114 нче урында. Ике бәла­нең берсеннән котылырга юлга түшәгән миллиардлар да булышмый, ахры.Дөньякүләм икътисади форум белгечләре төрле илләрдәге юлларның торышын ел саен бәяли. Шөкер, алдагы ел белән чагыштырганда, Россия тагын да түбән тәгәрәмәгән.

Без былтыр да 114 нче урында булган икән. Юлларның сыйфатына карап, һәр илгә бердән алып җиде баллга кадәр бәя бир­гәннәр. Беренчелек – Бер­ләшкән Гарәп Әмирлек­ләре, Сингапур һәм Швейцариядә. Биредә юл салучыларны эшкә өйрәтәсе юк. Беренче унлыкка Гонконг, Нидерланд, Япония, Франция, Португалия, Австрия һәм АКШ та эләккән. Аларның барысына да 5,7 баллдан күбрәк бәя биргәннәр. Иң начар юллар исә Мавританиядә (2 балл). Конго, Гаити, Мадагаскар һәм Йеменда да юл хәлләре әйбәт түгел икән.

 
Россия 2,9 балл алган. Белгечләр өмет чаткысы да уяткан, илдәге юлларның сыйфаты яхшы якка үзгәрә башлаган, ди. Кем белә, бәл­ки киләчәктә юл бәласе турында, гомумән, онытырбыз әле. Әлегә исә Россияне Бурунди, Либерия, Уганда, Танзания, Замбия кебек экзотик дәүләтләр дә уздырган. Элеккеге Советлар Союзы республикалары арасында без Казахстан (115 нче урында), Кыргызстан (122 нче урында), Молдавия (128 нче урында) һәм Украинадан (130 нчы урында) алдарак.

 
Быел “Росавтодор” ил­дә­ге федераль һәм төбәк юлларын төзекләндерү һәм карап торуга 533 миллиард сум акча сарыф итәчәк. Апрель башында ил Хө­күмәте, “имин һәм сыйфатлы” юлларны тагын да үстерү өчен, 6,1 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. “Росавтодор” башлыгы Роман Старовойт әйтүенчә, агымдагы ел ахырына кадәр илдәге барлык юллар да норматив торышка җиткереләчәк. Озак көтәсе калмады. Ул арада 1 июньнән илдә бер тапкыр кулланылган асфальтны кабат юлга тү­шәр­гә рөхсәт бирүләре турында хәбәр иттеләр.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев