Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тамчы» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» XX фестивале Гала-концертының бүләкләү тантанасында катнашты

16 сентябрьдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык" XX фестиваленең Гала-концертының  бүләкләү тантанасы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының  “Тамчы” вокаль ансамбле (җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы)  «Сәнгать образын гамәлгә ашырган өчен «Махсус приз» дипломы белән бүләкләнде. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары  биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев