Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих китапларына 30 ел эчендә бернинди яңалык кертелмәгән – Юрий Селезнев

Тарих фәннәре докторы Юрий Селезнев сүзләренчә, тарихи мәгълүматның күп өлешен җәмгыять мәктәптә үзләштерә.

Тарих фәннәре докторы Юрий Селезнев сүзләренчә, тарихи мәгълүматның күп өлешен җәмгыять мәктәптә үзләштерә. Тарих китапларына 30 ел эчендә бернинди яңалык кертелмәгән, диде ул "Татар хакимлеге: җәбер" Түгәрәк өстәлендә.

Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәгендә үтте.

Чарада тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәге мөдире Илнур Миргалиев; тарих фәннәре докторы, Воронеж дәүләт университеты Россия тарихы кафедрасы доценты Юрий Селезнев; тарих фәннәре кандидатлары, Мәрҗани институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү Үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Әнвәр Аксанов, Эльмира Сәйфетдинова һәм Булат Рахимҗанов; тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Исмәил Гибадуллин; тарих фәннәре кандидатлары, Казан (Идел буе) Федераль Университетның доцентлары Марат Гатин, Ленар Абзалов һәм Тимур Хайдаров; тарих фәннәре кандидаты Тэймур Галимов катнашты.

Биредә тарихны мәктәпләрдә нигә кызыксынып укымыйлар, тарих, гомумән, нигә кешеләргә кирәкми, дигән сораулар да күтәрелде. Фәнни чара төрле темаларга кагылды. Юрий Селезнев сүзләренчә, галимнәргә тарихи китап язу катлаулы. “Тарихи китаплар язарга өйрәтә торган берәр үзәк булырга тиеш”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев