Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар блогинг мәктәбендә Римма Никитина урынсыз тәнкыйтьне ачыкларга өйрәтте

“Адекват язылучылар, тәнкыйть белдерергә теләгәндә, аны үзеңә генә килеп әйтә”, - диде җырчы.

Җырчы Римма Никитина бүген “Волга” яшьләр үзәгендә II “ZAMAN Татар блогинг мәктәбе”ндә үз социаль челтәрләре мисалында адекват тәнкыйтьне урынсыздан аерырга өйрәтте.

“Тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Кайчак чыннан да йөрәккә нык бәрүче сүзләр язалар. Әмма адекват язылучылар, тәнкыйть белдерергә теләгәндә, аны үзеңә генә яза яисә үз фикерләрен концерттан соң килеп әйтә”, - диде җырчы.

Ул бер мисал да китерде. “Берсендә бер апа килде дә, “Римма, бу ак костюмың бик матур булган, ләкин бу брошка монда килешми, әйдә башканы куйыйк әле. Син үпкәли күрмә, яме, мин синең сәхнәдән матур булып күренүеңне телим”, - диде. Мин ул апаның сүзен тыңлап, брошканы үзгәрттем һәм аның хаклы булуына инандым, чөнки костюм чыннан да “менә дигән” булып чыкты”, - диде Римма Никитина.

Җырчыга тәнкыйтьләүчеләр турындагы сорауны “Татар малай” исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов бирде. “Тәнкыйтьләүчеләр белән ничек көрәшәсез һәм гомумән тәнкыйтьне ничек кабул итәсез”, - диде ул.

"Татар малай" үзе  5-7 апрель көннәрендә үтүче II “ZAMAN Татар блогинг мәктәбе”ндә катнаша. “Татар малай" якын дустыбызга әйләнде. Аның белән күп чаралар үткәрдек. Аның бер тапкыр да безнең чаралардан баш тартканы юк. Үзе дә төрле тәкъдимнәр белән чыга. Бер-беребезгә булышып эшлибез”, - диде мәктәпне оештыручы, “Идел” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Зүлия Салихова.

Ул Римма Никитинаны спикер буларак чакыру сәбәпләрен аңлатты. “Римманы аудитория белән эшли белгәнгә, халыкка якын булганга күрә чакырдык. Җырчының Инстаграм аккаунтын карагач та, аның белән аралашасы килә башлый. Римма аккаунтларын үзе алып баруын әйтә. Без аңа язгач та, ул тиз арада элемтәгә керде, бер артык сорау бирмичә “Әйе, кызлар, киләм”, диде”, - ди оештыручы.

Зүлия Салихова әйтүенчә, блогерларны өч көнлек эш өчен генә җыймаганнар. “Без яшьләр белән ярты ел дәвамында эшләячәкбез, алар төрле биремнәр ярдәмендә үз контентларын үстерәчәк. Мәктәп блогерларны үстерү, таныту, заманча итү максатыннан эшли. Безнең татарлар арасында да блогерлар бар икәнен, безнең яшьләр дә бу юнәлештә эшли ала икәнен күрсәтәсебез килә”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев