Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен  татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.  Әлеге олимпиадада Саба районы укучылары уңышлы чыгыш ясап  6 призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбе укучысы Хазиева Айлия (укытучысы (Гарифуллина И.И.) җиңүче. Калган укучылар призлы урын ияләре.

- Миннегулова Рәзинә, Килдебәк урта мәктәбе (укытучысы Латипова Р.А.);

- Билалова Ландыш, Сабабаш төп мәктәбе укучысы (укытучысы Мөхәрләмова З.М.);

- Гафиятова Илзия, Олы кибәче урта мәктәбе укучысы (укытучысы  Гафиятова Ә.Ф.) ;

- Тухфатуллина Гөлмәрьям, Сабабаш төп мәктәбе укучысы (укытучысы Мөхәрләмова З.М.);

- Матзянова  Әдилә, Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы (укытучысы  Гафиятова Ә.Ф.) .

Призлы урыннарга ия булган укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да  уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев