Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Кыш бабае популярлыгы буенча Россиядә икенче урын яулаган

Яңа ел тылсымчысының резиденциясе Арча районында урнашкан.

Татар Кыш бабае Россиянең алдагы кыштагы иң популяр Яңа ел тылсымчылары рейтингында икенче урынны яулаган. Тикшеренүне «ТурСтат» туристлык порталы үткәргән.

Кыш бабай һәм Кар кызының резиденциясе Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан. Анда шулай ук Шүрәле, Батыр, Убырлы карчык, Алтынчәч һ.б. әкият геройларын да очратырга мөмкин.

Бөек Устюгта яшәүче Бөтенроссия Кыш бабае рейтингта беренче урынны били. Өченче урында – Карелиянең Олонец шәһәрендә яшәүче Паккайне. Беренче бишлеккә шулай ук Талви Укко (карел Кыш бабае) һәм Саган Убген да (бурят Кыш бабае) кергән.

18 ноябрьдә, үзенең туган көнендә, Бөтенроссия Кыш бабае Бөек Устюгтагы беренче Яңа ел чыршысының утларын кабызып, ил буйлап сәяхәткә чыгып китәчәк.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев