Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган "Татар кызы-2018" сайлап алу турында билгеле булды.

Бәйгедә район һәм зона этапларыннан узган иң уңган, иң булган, иң тырыш, иң чибәр, иң тыйнак 11 кыз катнашты.

Болар: Гөлүсә Зыятдинова ( Кама Тамагы), Гүзәл Шакирҗанова (Саба), Алсу Гарипова (Арча), Илсинә Тимерова (Актаныш), Алинә Фәйзуллина (Саба), Илзирә Шәрифуллина ( Теләче), Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас), Гүзәл Габдрахманова (Балтач) , Альбина Фәтхриева (Саба), Гөлйөзем Шәйдуллина (Лаеш), Фәнзилә Җәмилева (Чаллы).

  • Бәйге биш номинациядә үтте. Иң беренче кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче бирем буларак, жюрилар биргән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Дүртенче бирем буларак, спорт костюмы һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыру булды.

Кызлар бу өлештә халыкка танылган шәхесләр белән беррәттән, замана геройларына да тукталганнар.

Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри кызларның һәр адымын күзәтеп, тиешле бәяне бирде.

Кызлар үз чыгышларына әзерләнгән арада тамашачыга Зәринә Вилданова, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Рафаэль Якупов, Фәридә-Алсу дуэты, "Казан" бию ансамбле үз чыгышларын бүләк итте.

Бәйгене Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып барды.

Жюри фикер алышырга кереп киткәч, номинантлар спонсорларның берсе булган мода салоны тәкъдим иткән озын күлмәкләрдән мода күрсәтте.

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова.

"Бәйгегә әзерләнгәндә иң авыры - талантлы хатын-кызлар турында сөйләү булды. Чөнки безнең яктан чыккан үрнәк ханымнар бик күп һәм аларның барысын да тәкъдим итеп бетерергә мөмкин түгел. Җиңүемә ышанып килдем. Әтием: "Кызым, барасың икән - җиңәсең" дип дәрт бирде", - диде Гүзәл Габдрахманова "Татар-информ"га.

Гүзәл Габдрахманова 6 октябрь көнне "Татнефть-Арена"да узачак Халыкара "Татар кызы-2018" бәйгесендә республика данын яклаячак. 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X