Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге Мөсәгыйт Хәбибуллинны соңгы юлга озатты

Халык язучысы Самосырово зиратына җирләнде.

Татар җәмәгатьчелеге иң өлкән яшьтәге халык язучысын соңгы юлга озатты. Мөсәгыйт Хәбибуллинны озату мәрәсиме ул озак еллар эшләгән Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган иде.

Озату вакыты кичә шактый соң билгеле булуга карамастан, Язучылар берлегенең Тукай клубында халык күп иде. Мөсәгыйт Хәбибуллин белән бер чорда иҗат иткән язучылар һәм артистлар кордашларын озатырга килгәннәр иде.

Рәсми хушлашу сүзләрен Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин укыды.

Хушлашу мәрәсимен Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт алып барды. Хушлашу сүзләре белән халык язучылары Ренат Харис, Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Язучының туганнары исеменнән хушлашу сүзләрен Мөсәгыйт Хәбибуллинның сеңлесе Сәгыйдәнең килене Әлфия Әхәтова әйтте, хушлашырга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Коръән сүзләрен Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт җиткерде. Җеназа намазын да ул укыды.

Мөсәгыйт Хәбибуллин, инсульт кичереп, соңгы алты елын авырып үткәрде. Әтиләрен балалары, аеруча кызы Аида һәм аның балалары карады.

Мәшһүр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин Казанның Самосырово зиратына җирләнде. Аңа мәрхүмә хатыны янында җир алып куелган булган. 
 

Фото: Абдул Фархан

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев