Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар радиосы” мөхәррире Айваз Садыров Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтә [видео]

Мәшһүр драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе,ТР дәүләт советы депутаты мәрхүм Туфан ага Миңнуллин – тел, милләт өчен алгы сафта торучы көрәшче икәнен мәңге истән чыгарасы түгелбез. Бу видеога Туфан аганың кыска әсәрләрен укыштыргалап, интернетта аның турында материаллар эзләп утырганда тап булдым. Сезгә дә күрсәтәсем килде. “Туфан – Туфан инде ул” дигән кыска фильмны карарга киңәш итәм, дип яза Айваз Садыров Инстаграмында.

2009 елның 5 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Туфан Миңнуллин «2050 елда яшәячәк татар кызына ачык хат” дигән чыгыш ясый: “…Эшләр болай барса, 2050 елда яшәгән татар кызы мең еллар сөйләнеп килгән әби-бабай телен дә онытыр, бәлки милләтен дә алыштырыр. Моңа ул гаепле булмас, без – тырыша-тырыша шул юлдан барабыз… Мин эшләнмәгән эшләр өчен 2050 елда яшәячәк татар кызыннан гафу үтенәм…”

Шул ук утырылышның gossov.tatarstan.ru сайтындагы протоколында түбәндәге юлларны таптым: “…Депутат Туфан Миннуллин в своем эмоциональном выступлении сказал: «Который раз я во время принятия бюджета на очередной год поднимаю вопрос о сохранении татарской гимназии для девочек №12, в частности, о приведении ее здания в пригодный вид». Депутат также остановился на вопросах закрытия сельских школ, проблемах развития татарского языка…”

Туфандайлар кирәк бүген! Аның эзен дәвам итүчеләр, аннан үрнәк алучылар, үзе әйтмешли, дөнья турында уйланучылар!..

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев