Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теле укытучысы “Татарча диктант”ка авыр текст сайланган, дип саный

Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант”ны 55 кеше язды.

Казанның 82нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Назлыгөл Бәдретдинова “Татарча диктант”ка авыр текст сайланган, дип саный.

“Текст авыррак булды, иске телдә язылган, Гаяз Исхакый телендә. Ярый инде, түзәрлек”, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Назлыгөл Бәдретдинова.

27 октябрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев укыды.

  • “Татарча диктант”ны бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.

Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар.

Фото: Регина Гумарова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев