Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча сөйләшмәсәм дә, бик күп татар җырын белә идем – Бари Алибасов

Композитор Бари Алибасов татарларны югары мәдәниятле халык, дип саный.

родюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов татарларны югары мәдәниятле халык, дип саный. Татарча сөйләшмәсәм дә, бик күп татар җырын белә идем, диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында.

“Татарлар - югары мәдәнияткә ия халык. Гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләр дә әдәплелеккә нигезләнгән: бу - өлкәннәргә, әби-бабайга, үз гореф-гадәтләренә хөрмәт.

Татарларның Россия дәүләтенә нигез салганнарын да онытмаска кирәк. Мәскәү исемле башкалага да татарлар нигез салган, кенәзләр ханнан ярлык алган. Александр Невский да, идарә итүгә рөхсәт алу өчен, 150 метр араны тезләнеп килгән.

Әлбәттә, татарлар - Россия дәүләтен оештыручылар. Мәскәү - Урал, Себер белән идарә итә алыр идеме? Юк, әлбәттә. Чыңгызхан-Тимучинда булган көч-куәт башка беркайчан да булмаган. Ул вакытлар өчен гаҗәеп көч бит ул, хәтта бүгенге үлчәмнәр буенча да шулай ул. Коралланган йөзләгән мең кеше үз артыннан кара янган кырлар түгел, ә дәүләт һәм идарә системасы калдыра. Без татарларга һәм монголларга караган ул гигант территориянең ничек барлыкка килгәне турында хәзер уйламыйбыз да”, - диде Бари Алибасов.

"Татарларга хас нинди сыйфатлар сезгә ярдәм итте яки киресенчә комачаулады?" дигән сорауга Бари Алибасов: "Белмим, кызганыч, мин - совет кешесе", - дип җавап бирде. - Әти-әниләр көне-төне эштә булганлыктан, без аларны күрмәдек тә диярлек. Барыбыз да күршеләр телендә сөйләштек, ә алар, гадәттә, руслар, украиннар иде. Без бердәнбер татар гаиләсе идек һәм сөйләшергә кеше булмады. Әти-әнине күрми дә идек, алар 12 шәр сәгать эшләде. Шуңа күрә без үзебезне тумыштан, балачактан биләп алган мохит телендә сөйләштек. Безнең дөньяга карашыбыз һәм дөньяны күзаллавыбызның нигезенә совет менталитеты салынган”, - диде ул.

Бари Алибасов татар музыкасын һәм татар җырларын бик яратуын әйтте. “Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары яңгырады. Телне белмәсәм дә, бик күп татар җырын белә идем”, - диде продюсер.

Фото: Яков Абрамов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев