Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра

Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.

Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча традицион ярминкәләр узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һ.б. төрле продукция тәкъдим ителәчәк.

Шунысын да искәртик: быел халык үтенече буенча «Салават күпере» торак комплексында - «Радужный» сәүдә үзәге территориясендә дә яңа мәйданчык оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган калган мәйданчыкларның урыны Казан һәм Чаллыда яшәүчеләргә яхшы таныш. Ярминкәләр уздырылачак урыннар белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Фото: архив/Алькеевские вести

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев