Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында Интернет радио эшли башлады

Тест режимында «Татарстан авазы» дип исемләнгән татарча интернет-радио эшен башлап җибәрә.

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында тест режимында тәүлек буе татарча эшли торган музыкаль «Татарстан авазы» дип исемләнгән интернет-радио эшли башлады, дип хәбәр итә үзенең фейсбук битендә Раил Садретдинов.

Бу яңалыкны якыннарга, дусларга, туганнарга ирештерүнең мөһим булуы әйтелә хәбәрдә. «Татарстан авазы» интернет-радиосында классик җырларны, эстрада, халык җырларын, инструменталь әсәрләр тыңларга була.

«Һәр көнне 20:45 минутта нәниләр өчен «Әкияттә кунакта» тапшыруы. Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил иткән зур форматтагы тапшыруларны — әдәби-музыкаль композицияләрне, радиоспектакльләрне, әдәбият, сәнгать әһелләре белән әңгәмәләрне төнге сәгатьләрдә тыңлап була», — дип белдерелә хәбәрдә.

Радио: https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев