Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан фермерлары 350 млн сумлык грант алачак

Конкурста катнашуга 62 крестьян (фермер) хуҗалыгы кертелгән, 30 фермер грантка ия булган.

Татарстан фермерлары барлыгы 350 млн сумлык грант алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясадылар. Фермерларга мондый дәүләт ярдәме «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасы нигезендә күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфыйков хәбәр иткәнчә, конкурста җиңүчеләр 350 млн сумлык грант алачак. «Әлеге суммадан 143 млн сум республика һәм 203 млн сум, ягъни 58 проценты – федераль бюджеттан бүлеп бирелгән», – дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, конкурста катнашуга 62 крестьян (фермер) хуҗалыгы кертелгән, республиканың 20 муниципаль районыннан 30 фермер грантка ия булган.
«Конкурста җиңгән КФХга грант күләме 2 млн 550 мең сумнан 28 млн 800 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Фәнис Рәфыйков.

Аның сүзләренә караганда, акчалар, аерым алганда, 1170 сыерга исәпләнгән 11 сөт фермасы, 6сы – 800 баш мөгезле эре терлек симертү буенча, 1 млн 353 мең кош-корт өчен 9 кошчылык фермасы, 500 башка исәпләнгән бер кәҗә фермасы, 2460 башка ике сарык фермасы һәм бер елга 15 тонна балык үрчетү фермасы төзүгә һәм җиһазландыруга юнәлдереләчәк.

Грантлар хисабына 23 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә 1 мең 283 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 547 тана), 2 мең 110 сарык сатып алыначак. Моннан тыш, конкурс шартлары нигезендә әлеге проектларны гамәлгә ашыру фермер хуҗалыкларында кимендә 153 даими эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, диде Фәнис Рәфыйков.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев