Саба таңнары

Татарстан хаҗилары Мәккәгә килеп җитте

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр...

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган.

Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр бирегә үтеп керә алмый. Ул Әл-Харам мәчетеннән 3,5 км ераклыкта урнашкан. Һәр 15-20 минут биредән мәчеткә "ДУМ РТ Хадж"ның автобуслары йөреп тора.

Хаҗиларны көнгә ике тапкыр ашату каралган, чәй һәм каһвә белән тәүлек буе тәэмин итәләр. "ДУМ РТ Хадж" программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылучыларга туганнары белән элемтәдә булу өчен җирле SIM-карталар тараттылар, кунакханәдә бушлай wi - fi да бар.

Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри. Кунакханәдә түәлек буе 2 медпункт эшләп килә. Хаҗны үтәгәндә дә алар Минә һәм Гарәфә үзәне тирәсендә урнаштырылачак.

Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: