Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйдылар

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 %ын тәшкил итә.

Бүгенге көнгә республикада 1 млн. 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара - 62,8 мең тонна. Икенче урында Буа районы - 59,5 мең тонна, өченче урында   Тәтеш районы - 51,4 мең тонна.

 Июль азагында һәм август башында  һава торышының начарланып  китүенә дә карамастан, урып-җыю темплары көчәя бара. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артыгында җыелган. Мәсәлән, Зеленодольск районында бөртекле культуралар – 33%, Әлки районында – 29%, Нурлат районында – 28,6%, Зәй районында 27,2% мәйданда  суктырылган.

Иң югары уңдырышлылык Зәй районында - бүгенге көндә ул гектардан 62 центнер  тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча алдынгылар арасында шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул  датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең га мәйданда җыелган, 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык 32,7 ц/га булган.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X