Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан имамнары туган тел турында шигырьләр флешмобына кушылды

Флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – ...» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, я туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны челтәргә куярга кирәк иде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Татарстан имамнары һәм мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә туган тел турында шигырьләр укый. Алар дин кардәшләрнең игътибарын әлеге күркәм датага юнәлтте һәм берьюлы инстаграмда игълан ителгән “Туган тел ул – ...” дигән темага игълан ителгән флешмобта катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен, Арча имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бөек шагыйрьнең татар халкы гимнына әйләнгән "Туган тел" шигырен укыдылар.

Чаллының "Утыз Имәни" мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбанов Г. Тукайның "Алла гыйшкына" шигырен, ә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллаев шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен башкарды.

Ә яшь мөселманнар хәрәкәте хәзерге заман поэзиясенә мөрәҗәгать итеп, Равил Фәйзуллинның "Туган тел турында бер шигырь" дигән әсәрен сөйләде. Чүпрәле районы имамнары исә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, хәтта тулы бер кичә үткәрделәр.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев