Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы интернетта юлларда камераларның кайда булуын белә ала

Күрсәтелгән сайтларда фото һәм видеофиксациянең стационар һәм күчмә комплекслары турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Татарстан халкы интернетта юлларда камераларның кайда булуын белә ала. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.

Республика халкы хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны терки торган камераларның урыннары турында мәгълүматны интернетта белә ала. Мәгълүматны "Волго-Вятскуправтодор" һәм "Главтатдортранс" сайтларында, "Юлларда фотофиксация комплекслары" сылтамасы буенча алырга мөмкин.



Моннан тыш, кирәкле мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында - гибдд.рф табарга мөмкин.

Фото: Госавтоинспекция РТ

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев