Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен билгеләде

2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына 9 600 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 9 600 сум тәшкил итәчәк. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2020 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9 600 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 817 сум, балалар өчен — 9 625 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында.

2020 елның III кварталы белән чагыштырганда яшәү минимумы күләме бераз кимегән. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә ул 9 752 сум, эшкә яраклы халык өчен — 10 374 сум, пенсионерлар өчен — 7 919 сум, балалар өчен — 9 891 сум иде. 

Фото: архив/Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев