Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте

“Феофан атакай белән безне аерырга мөмкин булган сораулар буенча бәхәс куертмаска килешкән идек”, - диде ул.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай белән үзарә дустанә мөнәсәбәттә булуының серен әйтте. Бу хакта сорауга ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә җавап бирде.

“Феофан атакай белән безне аерырга мөмкин булган сораулар буенча бәхәс куертмаска килешкән идек. Мин мөселман булгач, ислам динен иң яхшы дин дип саныйм. Әгәр күршем православие вәкиле, һәм үз динен иң яхшысы дип саный икән, ул аның хокукы. Нигә бу минем ачуны кузгатырга тиеш? Шуңа күрә уртак фикергә килә алмаган эчке сораулар алар барыбер бар, һәм аларны күтәрү кирәк тә түгелдер. Бер йортта, бер подъездда да төрле дин вәкилләре һәм атеистлар яши ала бит”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әмма, аның әйтүенчә, Феофан атакай белән хәл итәсе уртак мәсьәләләр дә җитәрлек. “Безне берләштерә торган гомуми уртак проблемалар бар – социаль тигезсезлек, ятим балалар, наркомания... Безгә бергәләп шул хакта сөйләшеп, хәл итәргә кирәк. Бердәм булырга тиешле мәсьәләләр күп”, - диде мөфти.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев