Мошенниклар төрле мессенджерлар аша пенсиягә, имештер, 2019 елда совет стажы өчен тиешле өстәмә турында хәбәрләр җибәрә.
Татарстан Пенсия фонды мошенниклар пенсиягә өстәмә акча турында ялган хәбәр тарата дип кисәтә. Бу хакта оешманың порталында хәбәр ителә.
Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, мошенниклар төрле мессенджерлар аша пенсиягә, имештер, 2019 елда совет стажы өчен тиешле өстәмә турында хәбәрләр җибәрә.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге шикле очраклар турында (843) 279-27-27 телефоны аша Пенсия фондының элемтә үзәгенә хәбәр итүне үтенә.


Нет комментариев