Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Премьер-министры торак йортларда видеокамераларны арттыру буенча эшләргә кушты

2018 елда күп фатирлы торак йортлардагы камералардан файдаланып, 2 меңгә якын җинаять ачыкланган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин күп фатирлы торак йортларда видеокамераларны арттыру юнәлешендә эшләргә кушты. Бу хакта ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Хөкүмәт башлыгы Татарстанда хокук бозуларны фото һәм видеога төшерү өчен камералар сатып алуга акча бүлеп бирелүен искәртте. “Имин шәһәр” программасы кысаларында видеокүзәтү сегментына игътибар бирелә. Күп фатирлы йортларда камералар кую урам җинаятьчелеген кисәтүнең нәтиҗәле профилактик чараларының берсе булды. 2018 елда гына камералардан файдаланып, 2 меңгә якын җинаять ачыкланган”, - диде.

“Эчке эшләр министрлыгына, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, муниципаль районнар белән берлектә, күп фатирлы торак йортларда видеокамералар санын арттыру буенча идарәче компанияләр белән эшне дәвам иттерү мөһим”, – диде Алексей Песошин.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин “Имин шәһәр” программасы кысаларында, республикада күп фатирлы торак йортларда һәм җәмәгать урыннарында 19,5 меңнән артык видеокамера куелганын әйтте. Соңгы ике елда аларның саны 2,5 тапкыр арткан. Видеокүзәтү системасы аша 2018 елда барлыгы 7,5 меңнән артык җинаять һәм хокук бозу фактлары теркәлгән.

Ачыкланган җинаятьләр саны 2017 елгы күрсәткечтән өч мәртәбә артык. Министр торак йортларда видеокамералар куелу нәтиҗәсендә, машинадан урлау, машина куып китү җинаятьләре кимегәнен билгеләп узды.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев