Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты «Ел студенты-2020» җиңүчеләрен бүләкләде

Иң яхшы студентларны Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 18 номинациядә бүләкләделәр.

Казанда «Ел студенты-2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде

undefined

«Илебезнең, республикабызның киләчәге - ул сез. Бүген безнең илдә югары уку йортларына зур игътибар бирелә. Татарстанда да бу юнәлештә күп эшләнә. Татарстан университетлары безнең илдә иң яхшылардан санала. Тормышта без студентларга еш мөрәҗәгать итәбез. Алар актив кешеләр», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты әйтүенчә, коронавирус пандемиясе вакытында студентлар берләшмәсе республика халкына бик кирәк булган барлык волонтерлык акцияләрендә актив катнашты.

Гран-прины Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев алды. 

Фото: Рәсми Тататарсан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X