Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан марафоны ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Казан марафонын “бәйрәм” дип атады һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан марафоны ачылышында катнашты. Президент киләсе елда марафонда катнашучылар санының өч тапкыр артуын теләде. Республика лидеры сүзләренчә, Казанның төп җиңел атлетика йөгереше шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм булып тора.

“Кадерле дуслар, бүген бездә бәйрәм - Казан марафоны. Бүген, мөмкинлеккә карап, билгеле бер дистанциядә йөгерәчәкбез. Барыгызга да рәхмәт. Бүген - 10 мең катнашучы. Киләсе елга 30 мең җыярга кирәк. Балаларыгыз, дусларыгыз белән килегез”, - дип мөрәҗәгать итте Президент марафонда катнашучыларга.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казан марафоны-2018 төп сәхнәсеннән ветераннар арасында җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиевка Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

“Мин барыгызны да күрүемә шатмын. Мин уңышка тырыш хезмәт һәм ныклы күнекмәләр хисабына ирештем. Йөгерү – барлык спорт чаралары нәтиҗәләре казанышы ул. Әгәр дә син начар йөгерешче икән – син начар спортчы”, - диде Сираҗиев.

Татарстан Президенты Казан марафонында өч километрлы дистанциядә йөгерде – Миңнеханов финишка төп халык арасында килде.

Фото: инстаграм

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X