Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнарындагы Халыклар Дуслыгы йортлары Халыкара бердәмлек көненә әзерләнәләр

4 ноябрь көнне Россиядә Халыкара бердәмлек көне бәйрәм ителәчәк. Татарстан районнарында эшләп килүче барлык сигез Халыклар Дуслыгы йортлары да әлеге бәйрәм уңаеннан чаралар оештырачак. 3 ноябрь көнне Нурлатта «Бердәмлектә безнең көчебез» концерт программасы оештырылачак. Шул ук көнне Менделеевск районы коллективлары шәһәр Мәдәният йортында узачак зур масштабтагы концертта чыгыш ясаячак. Яр...

4 ноябрь көнне Россиядә Халыкара бердәмлек көне бәйрәм ителәчәк. Татарстан районнарында эшләп килүче барлык сигез Халыклар Дуслыгы йортлары да әлеге бәйрәм уңаеннан чаралар оештырачак.

3 ноябрь көнне Нурлатта «Бердәмлектә безнең көчебез» концерт программасы оештырылачак. Шул ук көнне Менделеевск районы коллективлары шәһәр Мәдәният йортында узачак зур масштабтагы концертта чыгыш ясаячак.
Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә»Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре «КАМАЗ» Мәдәният йортында үтәчәк бәйрәм чараларында катнашачак. Ә яңа гына Азнакай районында ачылган Халыклар Дуслыгы йорты «Бердәм булганда без көчле» дим исемләнгән чара оештыра.
4 ноябрь көнне, Халыкара бердәмлек көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Татарстан- уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтәчәк.
Шул ук көнне Түбән Каманың милли-мәдәни автономияләре шәһәрнең Халык иҗаты йортында узачак халыклар дуслыгы фестивалендә катнашачак.

Тәтештә чуаш милли-мәдәни үзәге чуаш язучысы М. Сэспель иҗатына багышланган әдәби кичә оештыра. Шушы ук көнне район Мәдәният йортында Халыкара бердәмлек көненә багышланган концерт узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев