Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Татарстан районнарында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерә

Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә игеннәрне урып-җыюга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүгә әзерлекнең торышы буенча тикшерү бара.

Чараның максаты – ашлык җыю машиналары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларны урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук агрегатларны җәйге һәм көзге кыр эшләренә әзерләүне тәэмин итү.

Урып-җыю кампаниясе стартына Бөгелмә, Буа, Алексеевск, Актаныш, Саба, Әлки районнарында комбайннар кабул ителде. АПК оешмаларының урып-җыю эшләренә һәм туңга сөрүгә әзерлеге республиканың барлык 43 муниципаль районында да бәяләнәчәк.

Комбайннар парадын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук урып-җыюда катнашучы белгечләр килде.

Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Урып-җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техника тикшкрүен уза, шул ук вакытта алар барысы да комбайннар парадында куелырга тиеш. Комиссия әгъзаларының аерым игътибары хезмәткәрләрнең эшен кызыксындыруга һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә юнәлтелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елгы урып-җыю кампаниясендә Бөгелмә районы кырларында 95 ашлык җыю комбайны эшләячәк. Игенчеләргә 37 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы була. Техниканың тәүлеклек куәте 1763 гектар тәшкил итә. Аграрийлар яхшы нәтиҗәгә әзер.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев