Саба таңнары

Татарстан селекционерлары бал кортларының яңа нәселен булдыруга кереште

Татарстан умартачылык буенча сезон нәтиҗәләре белән Башкорстаннан соң икенче урынны алды. Сезон нәтиҗәләре Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча бөтенроссия киңәшмәсендә белдерелде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Умартачылык буенча идарәдә хәбәр иттеләр. Бәяләмә селекция эше, умартачылык продукциясен җитештерү, бал кортлары гаиләре саны арттыру буенча бирелде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстанда...

Татарстан умартачылык буенча сезон нәтиҗәләре белән Башкорстаннан соң икенче урынны алды. Сезон нәтиҗәләре Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча бөтенроссия киңәшмәсендә белдерелде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Умартачылык буенча идарәдә хәбәр иттеләр.

Бәяләмә селекция эше, умартачылык продукциясен җитештерү, бал кортлары гаиләре саны арттыру буенча бирелде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстанда 6 мең тонна чамасы бал җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, берникадәр әзрәк, әмма бүгенгә соңгы нәтиҗәләр ясалмаган әле. Агымдагы ел күрсәткечләре дә 2014 елдагы кебек булырга мөмкин.

Татарстан умартачыларының бал кортлары гаиләләрен арттыру эшенә керткән өлеше бәяләнгән, быел алар 5 меңгә арткан. Хәзер бал кортлары гаиләләре саны 250 мең тәшкил итә. Шулай итеп, Татарстан бал кортлары гаиләләре саны буенча Татарстан Башкортстаннан алда.

Моннан тыш, Татарстан селекционерлары бал кортларының яңа нәселен булдыруга кереште, ул «Татарстанская» дип аталачак.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: