Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан туристлары ял иткән өчен компенсация кайтара алучы төбәкләр исемлегенә керде

Рөстәм Минниханов сәяхәтчеләргә республикага экскурсия өчен тәләнгән суммаларының берникадәр өлешен кайсы очракта кире кайтара алуларын аңлатырга кушты.

Татарстан туристларның ял чыгымнары өчен компенсацияләнгән төбәкләр исемлегенә кертелгән. Бу мәгълүматны Республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова “Татар-информ” агентлыгына раслады.

“Чыннан да, Татарстан Республикасы 15 августтан туристлар билгеле таләпләр һәм шартлар үтәлгән очракта компенсация ала ала торган төбәкләр исемлегенә кертелде. Рөстәм Нургалиевич аңлату эшләрен башкарырга, кешеләргә нинди ситуациядә һәм нинди шартларда компенсация таләп итә алуларын аңлатырга кушты. Мондый эшләрне без киләсе көннәрдә Дәүләт туризм комитеты белән берлектә башкарачакбыз, аңлатма биреләчәк " -, диде Галимова агентлык соравына.

Ул пандемиядән иң зур зыян күргән өлкәләрнең берсе туризм индустриясе булуын искә төшерде..

“Без республикада туристлар санының әкренләп артуын күрәбез. Сез моны Казан Кремленә көн саен ничә кеше килүенә карап, үзегез дә күрә аласыз " -, диде Галимова.

Россиядә ял итәргә теләгән туристлар тур сатып алу чыгымнары өчен компенсация ала алачак. Акчаны кайтару күләме 5000-15000 сум булачак. Компенсация ким дигәндә 5 көн дәвам иткән тур пакетларын сатып алу өчен һәм агымдагы елның 15 августыннан 20 декабренә кадәр алырга мөмкин. Түләү “Мир” картасы белән үткәрелергә  тиеш.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев