Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ветераннарына сугыш турындагы истәлекләр фотокитаплары бүләк ителә

"Җиңүнең таныш йөзләре" проекты кысаларында Татарстанның 70тән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына сугыш турындагы истәлекләре басылган фотокитаплар бүләк ителәчәк. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә проект турында аның инициаторы, "Беренче канал" ның Казандагы үз хәбәрчесе Светлана Костина сөйләде. С.Костина белдергәнчә, бу проект идеясе аңа бабасы белән аралашканнан соң туган. Бөек Ватан сугышы ветераны...

"Җиңүнең таныш йөзләре" проекты кысаларында Татарстанның 70тән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына сугыш турындагы истәлекләре басылган фотокитаплар бүләк ителәчәк. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә проект турында аның инициаторы, "Беренче канал" ның Казандагы үз хәбәрчесе Светлана Костина сөйләде.
С.Костина белдергәнчә, бу проект идеясе аңа бабасы белән аралашканнан соң туган. Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Костин шигырьләр иҗат иткән, әмма беркайчан да язып бармаган. Ул фронтовикның шигырьләрен, хәрби хикәяләрен (һәр шигырьнең аерым тарихы) язып барырга булган.
Шигырьләр һәм хикәяләр шактый җыелгач, аларны фотокитап итеп саклау идеясе туган. Идея чынга ашырылган, берничә ел элек нәшер ителгән китапка Владимир Костинның истәлекләре, шигырьләре, төрле еллардагы фотолары, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби юлы сурәтләнгән карта да кертелгән. Светлана Костина сүзләренә караганда, шигырьләренең басылып чыгуын күргәч, бабасының күңеле тулган.
Владимир Костин 2014 елның февралендә вафат булган. Шуннан соң оныгы китапны В.Костин хезмәт иткән Ерак Көнчыгышта Тын океан флотының Офицерлар йортына тапшырырга карар иткән. Шул вакытта башка фронтовиклар өчен дә шундый китап бастыру идеясе туган.
С.Костина бу идея белән ТР Президенты Аппаратына мөрәҗәгать иткән, проектны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап алган. Башта ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 70 ветеран турында фотокитап бастыру планлаштырылган, әмма проектны оештыручылар ветераннар тарихлары белән танышканда, кызыклы тарихларның тагын да күп булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, рус һәм татар телләрендә 80 гә якын уникаль фотокитап басылган.
Проект кысаларында ветераннарның истәлекләре видеога да төшерелде. Алар һәм фотокитаплар белән http://www.veterantatar.ru. сайтында танышырга мөмкин. Китапта бастырылмаган истәлекләрне http://tatfrontu.ru. сайтында күрергә була.
Фотокитапларның нөсхәләре 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, шулай ук мәгариф учреждениеләренә, шәһәрләр һәм районнар музейларына, Татарстан предприятиеләренә тапшырылачак.
«Татар-информ»,
Камил Әсәдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев