Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан – Яңа гасыр» программалары ОТР телеканалында эфирга чыга башлады

Тапшырулар рус телендә трансляцияләнәчәк.

29 ноябрьдән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы программалары беренче мультиплекс кысаларында ОТР телеканалында көненә өч сәгать эфирга чыга башлады. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан – Яңа гасыр» тапшырулары ОТР телеканалында ике блокта тәкъдим ителәчәк. Иртәнге блок иртәнге 6да ярты сәгатьлек яңалыклар чыгарылышы белән башлана. Кичке блок 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр трансляцияләнәчәк», диелә ведомство хәбәрендә.

Республикада яшәүчеләр һәм Татарстан тормышын яктырткан мәгълүмати-аналитик тапшырулар рус телендә трансляцияләнәчәк.

Моңа кадәр тапшырулар бары тик «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе программасы кысаларында «Россия 1» һәм «Россия 24» каналлары эфирында гына тәкъдим ителә иде.

Фото: digital.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев