Саба таңнары

Татарстан юлларында 28 кеше үлгән

Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән 17 сентябрьгә алынган мәгълүматларда шундый аяныч саннар китерелә. Сентябрь башыннан бүгенгә кадәр Татарстан юлларында 28 кеше үлгән, 253е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган тәүлектә генә дә республикада кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерердәй 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның берсендә кеше гомере өзелгән. Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль...

Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән 17 сентябрьгә алынган мәгълүматларда шундый аяныч саннар китерелә.

Сентябрь башыннан бүгенгә кадәр Татарстан юлларында 28 кеше үлгән, 253е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган тәүлектә генә дә республикада кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерердәй 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның берсендә кеше гомере өзелгән.

Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 22 йөртүчене тоткарлаган. Ай башыннан Татарстанда зыян күрүчеләр дә булган 218 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Интертат.ру

Реклама


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: