Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре

Рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан.

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында алдынгылык рейтингы төзелгән. Әлеге рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

“Әлеге рейтинг биш күрсәткечкә нигезләнеп төзелде. Беренчесе – 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә нисбәтле сөт җитештерү (ц), икенчесе – бер баш сыерга туры килгән сөт (кг), өченчесе – 100 баш сыерга туры килгән бозау (баш саны буенча), дүртенчесе – мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы (гр) һәм бишенчесе – беренче тапкыр орлыкландырылганда тананың яше. Шушы һәр күрсәткеч буенча ранжир ясап, рейтинг төзелде. Уртак суммадан иң аз күрсәткеч җыйган хуҗалык беренче урынга чыга”, – диде бүлек башлыгы.

Сирень Нигъмәтҗанов сүзләренчә, рейтингның беренче баскычында - Саба районының “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы. Икенче урында - Кукмара районының “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, өченчедә – Кукмараның “Вахитов” җитештерү кооперативы, дүртенчедә - Әтнәнең “Шахтер”, бишенче урынны - Әтнәнең “Таң” Һәм Кукмараның “Восток” хуҗалыклары бүлешә, алтынчы урында - Мамадышның “Продпрограмма” хуҗалыгы. Кукмараның - “Рассвет” агрофирмасы, Әтнәнең - “Тукай”, Балтачның “Кызыл Юл” хуҗалыклары аннан соңгы урыннарда.

“Нигездә, Саба, Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Балтач районы хуҗалыклары рейтингның алдынгы баскычында. 15 урынга кадәр лидерлыкны шул районнар бүлешә. Ә менә соңгы урында Әлмәтнең - “Ярыш” ҖЧҖ, Чирмешәннең - “Черемшанагроуслуги”, Яшел Үзәнең “Күгәй” җәмгыятьләре. Әлмәт районының “Чишмә” авыл хуҗалыгы кооперативы да рейтингның астагы баскычында”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев