Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 40 меңнән артык сабый балалар бакчасына урнашмаган

Россия кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда Татарстанда 40665 сабый балалар бакчасына урнашмаган. Бу - республиканың 7 яшькә кадәрге балаларның 11,9 %ы дигән сүз. Идарә тармагы күзәтүендә барлыгы 2012 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы бар икән. Аларга 203 262 бала йөри. Быелның апреленнән балалар бакчасына урнашмаган...

Россия кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда Татарстанда 40665 сабый балалар бакчасына урнашмаган.

Бу - республиканың 7 яшькә кадәрге балаларның 11,9 %ы дигән сүз. Идарә тармагы күзәтүендә барлыгы 2012 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы бар икән. Аларга 203 262 бала йөри. Быелның апреленнән балалар бакчасына урнашмаган 3-7 яшьлек балалар саны 7108дән 2402 генә калган.

Быел Татарстанда 10 180 урынга исәпләнгән 73 балалар бакчасын төзеп тапшыру планлаштырыла. Бу көнгә аларны 40ы кулланылышка тапшырылды да инде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев