Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда аена 2,3 мең тонна антисептик җитештерә башладылар

Республикада коронавируска каршы көрәш өчен зарарсызландыру чаралары җитештерүне киңәйтәләр.

Covid-19 вирусына каршы көрәшү өчен кирәкле антисептиклар аена 2,3 мең тонна җитештерә башладылар. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Хәзерге вакытта республикада дезинфекцияләү һәм антисептик чараларын алты предприятие җитештерә. «Аромат» АҖ предприятиесе куллар өчен составында этил спирты булган гигиена гельләре җитештерүне 70 процентка — атнасына 3,5 млн данәгә кадәр арттырган», — дип сөйләде Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, якын арада предприятиедә гигиена геле производствосының икенче яңа линиясен файдалануга тапшыру планлаштырылган. Апрель ахырына җитештерү куәте атнага 0,05 л һәм 0,1 л күләмендәге 5 млн савытка кадәр артачак.

«Татнефть» шулай ук үз ихтыяҗларына куллар өчен антибактериаль гигиена сыекчасы җитештерүне оештырды.

Моннан тыш, республиканың башка предприятиеләрендә өслекләрне, җиһазларны дезинфикцияләү чаралары һәм тире антисептиклары чыгару мәсьәләсе дә карала, — дип йомгаклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Фото: ntr-24.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев