Татарстанда җанөшеткеч җинаять - бер йортта ике мәет
Яңалыклар

Татарстанда җанөшеткеч җинаять - бер йортта ике мәет

Бүген Балтачта өйлә вакытында җан өшеткеч вакыйга булган. Бистәдә яшәүче бер гаиләдә килеп чыккан низагтан соң ир-ат кулына балта ала. Ул бергә гомер итүче хатынына авыр тән җәрәхәтләре ясый, алган яралардан хатыны үлә. Бу хәлдән соң ир-ат та үз-үзенә кул сала, дип яза Хезмәт. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм һәм полиция...

Бүген Балтачта өйлә вакытында җан өшеткеч вакыйга булган. Бистәдә яшәүче бер гаиләдә килеп чыккан низагтан соң ир-ат кулына балта ала. Ул бергә гомер итүче хатынына авыр тән җәрәхәтләре ясый, алган яралардан хатыны үлә.

Бу хәлдән соң ир-ат та үз-үзенә кул сала, дип яза Хезмәт.

Килеп җиткән ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре бары ике үле гәүдәгә тап була. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.


Нет комментариев