Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда автоһәлакәттә әтисе белән кечкенә улы зыян күргән

Азнакай районында “Нива” белән “КАМАЗ” бәрелешкән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Азнакай-Буралы машина юлының 14нче чакрымында “Нива” белән “КАМАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-ат һәм аның өч яшьлек улы зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.21 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 32нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Коткаручылар "Нива" автомобиленнән ир-атка чыгарга ярдәм иткәннәр, өч яшьлек баланы "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшырганнар. Табиблар аларны Азнакай районы хастаханәсенә озатканнар.

Аннары коткаручылар, ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев