Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проекты башлана

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Эшче төркемнәр төрле форматларда чаралар уздырачак - мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар. Эш барышында һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары белем бирү оешмаларының авыл территорияләрендә эшкә урнашырга һәм практика (стажировка) узарга теләүче чыгарылыш укучыларын анкеталау һәм аларның реестрын булдыру алып барылачак. Бу мәсьәләдә проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координацияли.

Беренче чара Арча районында узачак. Проект кысаларында районнарга чыгуларның тулы графигы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:https://docs.google.com/document/d/1V9k_9LOfrDs3XC4kXg92KM-EcjztofoPf-BoDoCrIlY/edit?usp=sharing

Белешмә өчен:"Авылда үз эшеңне ач – кыю бул! проекты инде 7 ел буе уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүмати-консультация бригадалары» проектының дәвамы булып тора. Проект эшләү чорында анда 60тан артык төбәктән 350 меңләп кеше катнашты. Проект кысаларында 3 200дән артык очрашу үткәрелде. Проект авылда үз эшеңне ачу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерүне арттыру өчен уңышлы тәҗрибә буларак күрсәтте.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X