Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм

Татарстанда БДИ буенча 100 балл алган укучылар саны Россия күрсәткеченнән югарырак.

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

БДИ уздыруның төп чорында 181 чыгарылыш укучысы 100 балл җыйган. Өч предмет буенча 100 баллны бер укучы алган, берәр предметтан 100 баллны 170 кеше алган. Ике предметтан 100 баллны 10 укучы җыйган. Резерв көннәрен дә исәпкә алып, быел укуны тәмамлаучы 193 укучы 100 баллы нәтиҗәгә ия булган. 2018 елга караганда, 100 балл алучылар бергә арткан – 192 дән 193кә җиткән.

Татарстанда БДИ буенча 100 балл алган укучылар саны Россия күрсәткеченнән югарырак. Татарстанның 21 районы, Казан һәм Чаллы шәһәрләре 100 балл җыя алган укучыларны әзерләгән.

Казанда – 94, Чаллыда – 25, Яшел Үзәндә – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районында – 9ар, Түбән Кама районында – 6, Югары Осланда – 5, Лениногорск районында – 4, Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Чистай районнарында – 3әр, Балтач, Мамадыш, Саба, Спас районнарында – 2шәр, Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнарында берәр укучы имтиханны 100 баллга тапшырган.

Рафис Борһанов КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевның БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйганын искәртте. Ул рус теле, информатика, физиканы 100 баллга, математиканы 99 баллга тапшырган. “11 ел буе татар телендә белем алган”, - дип ассызыклады министр.

  • 2017 елда өч укучы өч предметтан 300 балл алган, 2018 елда андый укучылар булмаган.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев