Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда берничә җәнлекне аулауга чикләү кертелде

Республика территориясендәге аучылык биләмәләренең ау параметрларына үзгәрешләр кертелгән.

Татарстанда берничә җәнлекне аулауга чикләү кертелде. Бу турыда Татарстан Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләренең ау параметрларына үзгәрешләр кертү турындагы боерыкны Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу боерык буенча, суерны, көртлекне, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга түбәндәге чикләүләр кертелгән.

2020 елга кадәрге чорга төбәк әһәмиятендәге барлык дәүләт табигый зоология (аучылык) заказникларында һәвәскәрләр авы һәм спорт авы тыела.

2018 елның җәйге-көзге-кышкы ау сезонына һәм 2019 елның язгы ау сезонына “Беркут”, “Глухарь” аучылык хуҗалыклары һәм Баулы районында ачык аучылык хуҗалыкларыннан тыш, барлык аучылык биләмәләрендә суерга һәвәскәрләр авы һәм спорт авы тыела.

2018 елның җәйге-көзге-кышкы ау сезонына һәм 2019 елның язгы ау сезонына “Никольское”, “Питрәч” аучылык хуҗалыкларыннан тыш, барлык аучылык биләмәләрендә көртлеккә һәвәскәрләр авы һәм спорт авы тыела.

2018 елның җәйге-көзге-кышкы ау сезонына “Азнакай”, “Аксубай”, “Апас”, “Баиковская роща”, “Барс”, “Беркут”, “Олы Карагуҗа”, “Бөгелмә”, “Буа”, “Бутино-Чишмә”, “Югары Ослан”, “Идел”, “Забава”, “Зеленодольск”, “Кайбыч”, “Кама-Исмәгыль”, “Кама Тамагы”, (“Кама Тамагы” аучылык хуҗалыгы җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан файдаланыла), “Кама Тамагы” (“Вепрь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан файдаланыла), “Караеш”, “Куйбышев”, “Ласка”, “Алексеевск районы аучылар һәм балыкчылар җирле иҗтимагый оешмасы, “Мизин”, “Никольское”, “Питрәч”, “Попов”, “Сарман”, “Свияжск”, “Тәмте, “Тәтеш”, “Урыссу”, “Фазан”, “Юкә” аучылык хуҗалыкларыннан һәм Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Зеленодольск, Сарман, Спас, Тәтеш һәм Чистай районнарында ачык аучылык хуҗалыкларыннан тыш, барлык аучылык биләмәләрендә соры кыр тавыгына һәвәскәрләр авы һәм спорт авы тыела.

2018-2019 еллар ау сезонында “Азнакай”, “Ак Барс”, “Актаныш”, “Әтнә”, “Баганино”, “Бакчасарай”, “Берсут”, “Олы Карагуҗа”, “Идел”, “Вятское”, “Глухарь”, “Дубрава”, “Егерь”, “Алабуга”, “Забава”, “Зеленодольск”, “Камский берег”, “Красный бор”, “Красновидово”, “Кызыл Октябрь”, “Лубян”, “Мизин”, “Мөслим”, “Охотничьи традиции”, “Охотничьи традиции 2”, “Свиногорье”, “Төньяк”, “Баграж”, “Сухарево”, “Трофей”, “Уракчы”, “Урыссу”, “Усы”, “Ширәмәт”, “Чишмә”, “Шуман”, “Көньяк” аучылык хуҗалыкларыннан һәм Әгерҗе, Азнакай, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары ачык аучылык хуҗалыкларыннан тыш, барлык аучылык биләмәләрендә соры куянга һәвәскәрләр авы һәм спорт авы тыела, диелгән әлеге боерыкта.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X